+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 август 2019, 11:13

“Башкортстан лидерлары” конкурсы финалына 70 катнашучы чыкты

Уфада “Башкортстан лидерлары” кадрлар проектының “Идарә командасы 2020-2025” конкурсы ярымфиналы тәмамланды.

Уфада “Башкортстан лидерлары” кадрлар проектының “Идарә командасы 2020-2025” конкурсы ярымфиналы тәмамланды. БЮТ телеканалы хәбәр итүенчә, финалга 70 катнашучы чыкты. 50 җиңүчегә республика министрлыкларында һәм ведомстволарында эш тәкъдим итәчәкләр. Финал сентябрьдә булачак һәм Башкорт юлдаш телевидениесының туры эфирында күрсәтеләчәк.

Көн барышында катнашучылар милли проектлар буенча кейслар чиште, юллар ремонтының иң нәтиҗәле алымнарын билгеләде, халыкны мәдәни объектлар буйлап экскурсияләргә җәлеп итү ысулларын эзләде, сәламәтлек саклау сыйфатын күтәрү буенча программалар эшләде.

Катнашучылар әңгәмәләр үтте, командаларда һәм үзләре генә эшләде. Барсы да остазлар советы каршында үзләренең проектларын күрсәтү мөмкинлеген алды.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: