+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 август 2019, 11:23

Тазалыкны арттыруга – 30 млрд сум

Чараларны “Экология” милли проектының “Саф һава” федераль проекты кысаларында тормышка ашыру планлаштырыла.

Чараларны “Экология” милли проектының “Саф һава” федераль проекты кысаларында тормышка ашыру планлаштырыла.

Башкортстан предприятиеләре производствоны модернизацияләүгә һәм аның тазалыгын арттыруга 2024 елга кадәр 30 млрд сумнан артык акча сарыф итәчәк. Шулай ук “Экология” милли проекты буенча һава сыйфатын яхшырту максатында газомоторлы транспорт сатып алыначак.

“Саф һава” төбәк проекты эшләнгән. Бу проектта республикада эшләүче предприятиеләрнең производствоны модернизацияләве һәм һава саклау чараларын үтәве исәбенә атмосфера һавасы сыйфатын яхшырту күзаллана. Биш елга алар 32 млрд сумлык чаралар башкарачак. Моннан тыш, газомоторлы ягулыкта эшләүче 74 автобус сатып алу планлаштырыла, алар Уфа буйлап йөриячәк. 4 газ станциясе төзеләчәк. Башкортстанның Сәнәгать министрлыгы мәгълүматларына караганда, әле төбәктә 16 автомобиль газ тутыру компрессор станциясе эшли, 2022 елга кадәр аларның санын 33-кә җиткерү ниятләнә. Милли проект кысаларында Салават, Сибай һәм Учалы шәһәрләрендә автоматлаштырылган атмофсераны күзәтү пунктлары барлыкка киләчәк.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://ecology.bashkortostan.ru/
Читайте нас: