+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 август 2019, 11:54

Башкортстан властьлары 2024 елга кадәр 16 чүпне сортларга аеру комплексы төзергә планлаштыра

Экология” милли проектының “Каты көнкүреш калдыклары белән мөгаләмә итү комплекслы системасы” проекты белән 16 чүпне сортларга аеру комплексы төзү ниятләнә.

“Экология” милли проектының “Каты көнкүреш калдыклары белән мөгаләмә итү комплекслы системасы” проекты белән 16 чүпне сортларга аеру комплексы төзү ниятләнә, шуларның дүртесен – Дуван, Дүртөйле, Яңавыл һәм Благовар райондагыларын без федераль бюджет акчалары исәбенә төзергә ниятлибез. Калган 12 комплексны каты көнкүреш калдыклары тармагында эшләүче эшкуарлар үз акчалары исәбенә төзиячәк”, - диелә хәбәрдә.

Ведомство алдында чүпне сортларга аеру кимәлен биш елда 15 проценттан 55 процентка кадәр җиткерү мәсьәләсе тора. Бу чорда тармакка якынча 5 млрд сум акча кертеләчәк, дип өстәделәр министрлыкта. Шулай ук 2020 елда Дуван районында каты көнкүреш калдыклары өчен яңа полигон эшли башларга тиеш. Объект республиканың төньяк-көнчыгышында чүп түгү проблемасын 25 елга хәл итергә тиеш.

Элегрәк Русия кулланучылар күзәтчелеге илебезнең биш төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да чүп полигоннарының 100 процентка тулуын хәбәр иткән иде.



национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: