Уфа ВЭБ.РФ ярдәмендә шәһәрне үстерү проектын тормышка ашыру өчен беренче 45 шәһәр исемлегенә керде. Бу турыда корпорациянең мәгълүмат хезмәте ВЭБ.РФ рәисе урынбасары Алексей Сорокинга сылтанып хәбәр итә.
“Шәһәрләрдә икътисади үсешнең төп повесткасы урнаша. Шәһәр халкы – илебез халкының дүрттән өч өлеше. Бүген Русия шәһәрләре, күпчелектә, бер үк төрле проблемалар белән очраша: торак-коммуналь фондны яңарту кирәклеге, җәмәгать транспортын заманчалаштыруда мохтаҗлык, каты көнкүреш һәм коммуналь калдыкларны эшкәртүнең нәтиҗәле технологияләре булмавы. Бу проблемаларны хәл итү алымнарын икътисади яктан нәтиҗәле проектлардан табарга мөмкин, дип уйлыйбыз”, - дип билгеләде Алексей Сорокин. Әлеге вакытта корпорация 45 шәһәрдә 109 проектны тормышка ашыруны карый. Аларның күбесе – җәмәгать транспортын заманчалаштыру тармагындагы проектлар.
Белешмә. ВЭБ.РФ – дәүләт үсеш корпорациясе. Коммерция банклары һәм инвесторлар белән берлектә милли проектларны тормышка ашыруда катнаша, шул исәптән югары технологияле сәнәгать, чимал булмаган экспорт, инфраструктураны һәм шәһәр агломерацияләрен заманчалаштыру тармагында да.