Башкортстанның аграр секторы 2019 елда 2,7 млрд сум күләмендә федераль дәүләт ярдәме алачак.
Төбәккә шушы суммадан 45,2 проценты килгән дә инде. Башкортстанда 559 инвестпроект тормышка ашырыла. Бирелгән субсидияләрнең гомум күләме 1,6 млрд сум тәшкил итте.
-Дәүләт ягыннан ярдәм чаралары агросәнәгать комплексының продукциясен экспортлауны арттырырга мөмкинлек бирде. 2018 елда ул элекке ел белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек артты, - дип хәбәр итә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның мәгълүмат хезмәте.
Федераль таможня хезмәте июнь азагына башкорт продукциясенең экспорты 33,1 млн долларга 118,7 мең тонна күләмендә исәпләнүен хәбәр итә. Чит илләргә төбәк башлыча бодай, көнбагыш мае, түп һәм арыш җибәрелгән.
Авыл хуҗалыгына ярдәм Русия Президенты Владимир Путин башлангыч биргән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында күрсәтелә. Ул аграрийларны Русия товарларының халыкара конкуренциягә сәләтле булуын тәэмин итүгә юнәлтә.