+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 август 2019, 11:38

Башкортстанда кул-аяклар травмаларыннан соң балаларга реабилитация комплекслары эшли башлаячак

Республикада “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында кул-аякларның катлаулы травмаларыннан соң балаларга реабилитация комплекслары эшли башлаячак. Алар республиканың 11 медицина оешмасы нигезендә барлыкка киләчәк.

Республикада “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында кул-аякларның катлаулы травмаларыннан соң балаларга реабилитация комплекслары эшли башлаячак. Алар республиканың 11 медицина оешмасы нигезендә барлыкка киләчәк.

Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, тәүге реабилитация җиһазлары комплектлары республикага килә башлаган да инде. Комплекс тренажерның бер төрен хәтерләтәчәк, анда өлкәннәр дә, балалар да шөгыльләнә алачак. Аппарат буынны эшләтеп җибәрергә, аның нормаль хәрәкәтен тергезергә ярдәм итә, бу операцияләрдән һәм травмалардан соң катмарлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирәчәк.

“Мондый алым авыруның пассив хәрәкәтләр эшләвен күзаллый, нәтиҗәдә буынның хәрәкәтчәнлеге тергезеләчәк, шеш кайтачак, кан әйләнү яхшырачак, авырту юкка чыгачак”, - дип аңлаттылар ведомствода.

2019 елда Башкортстан “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыруга 5 млрд сум акча тотыначак. Бюджет акчалары исәбенә төбәктә авария хәлендәге фельдшер-акушерлык пунктлары челтәрен алмаштыру ниятләнә. Кан тамырлары бүлекчәләрен җиһазландыру өчен 300 млн сумнан артык суммага сигез контракт төзелгән. Медицина учреждениеләренә җиһазлар кайтартыла. Республиканың онкология бүлекчәләре дә 257 млн сумга җиһазлар алачак.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: