+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 август 2019, 11:22

Башкортстанның «кече» экспортерлары экспортка булышлык итү буенча программа акчаларының 25 процентын үзләштергән

Башкортстан экспортерлары быел продукцияне чит илгә чыгару буенча чыгымнарның бер өлешен каплауга бүленгән акчаларның 25 процентын (40 миллионнан 10 миллион) үзләштергән, дип хәбәр итәләр Тышкы икътисад эшмәкәрлеге буенча дәүләт комитетында.

Башкортстан экспортерлары быел продукцияне чит илгә чыгару буенча чыгымнарның бер өлешен каплауга бүленгән акчаларның 25 процентын (40 миллионнан 10 миллион) үзләштергән, дип хәбәр итәләр Тышкы икътисад эшмәкәрлеге буенча дәүләт комитетында. Ике юнәлеш буенча дүртенче акча алучы “АРТ-Оснастка” җәмгыяте – “Ел экспортеры” республика конкурсының “Ел ачышы” номинациясе җиңүчесе булган.

Колумбия һәм Белоруссия республикаларына нефть һәм газ скважиналарын цементлауга җиһазларны даими транспортировкалау өчен предприятие 147,5 мең сум һәм пилот партияләрен экспортлау өчен – 333,8 мең сум алган.

Кече һәм урта бизнес субъектларына финанс ярдәм Башкортстан бюджетыннан “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын һәм “БРда экспортны үстерү” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында бүленә.


# национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: