+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
26 август 2019, 11:59

Путин 2024 елдан соңгы планнары турындагы сорауга җавап бирде

РФ Президенты Владимир Путин журналистларның аның 2024 елдан соң нәрсә эшләячәге турындагы соравына җавап бирде.

РФ Президенты Владимир Путин журналистларның аның 2024 елдан соң нәрсә эшләячәге турындагы соравына җавап бирде. Үз планнары белән Русия лидеры үзенең фин коллегасы Саули Ниинисте белән 21 августта Хельсинкида үткән пресс-конференциясендә бүлеште.

“2024 елга килгәндә, бу турыда сөйләү иртәрәк. Әле 2019 ел гына”, - диде ул.

Июль башында шуңа охшаш сорауны Путинга Италиягә сәфәре алдыннан Corriere della Sera журналы хәбәрчесе дә биргән иде. Хәбәрче дәүләт башлыгыннан 2024 елда сәясәттән китәргә планлаштырамы-юкмы икәнлеге турында сорау бирде. Җавап итеп президент алда әле биш эшлекле ел булуын, “мондый тиз динамика булганда прогноз ясавы авыр булуын” белдерде.

Путин 2018 елның мартында дүртенче срокка сайланган иде, гамәлдәге Конституциягә ярашлы, 2024 елда булачак сайлауларда президентка кандидат була алмый.
#владимирпутин
Читайте нас: