+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 август 2019, 10:53

Республика җитештерүчеләренә ярдәм итү турында килешүгә кул куелды

“Урындагы эшкуарлык инициативасына булышлык итү” милли проекты буенча республика җитештерүчеләренә ярдәм итү турында килешүгә кул куелды.

“Урындагы эшкуарлык инициативасына булышлык итү” милли проекты буенча республика җитештерүчеләренә ярдәм итү турында килешүгә кул куелды.

Анда урындагы товарларны өстенлекле алга этәрү өчен шартлар булдыру каралган.

Башкортстан кулланучылар союзы һәм Башкортстан сәүдә ассоциациясе республика җитештерүчеләренә ярдәм итү турындагы килешүгә кул куйдылар. Башкортстанның Сәүдә буенча дәүләт комитетында аңлатуларынча, килешү урындагы товарларны өстенлекле алга этәрү өчен шартлар булдыруны күз уңында тота.

Сәүдә ассоциациясе ретейл белән товар китерү шартларын расларга һәм транспорт-логистик үзәкләр челтәрен булдырырга тиеш, алар белән авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр файдалана алачак.

Килешүнең максаты – сәүдә форматына (ярминкәләр, магазиннар, федераль һәм республика сәүдә челтәрләре) карамастан, магазиннар киштәләрендә республика продукциясенең максималь тәкъдим ителүен тәэмин итү.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru.
Читайте нас: