+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 сентябрь 2019, 12:19

Республиканың эш башлаучы фермерлары грантлар алачак

Республиканың 115 эш башлаучы фермеры “Агростартап” грантларын алачак, бу турыда республика Хөкүмәте вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фәзрахманов белдерде.

Республиканың 115 эш башлаучы фермеры “Агростартап” грантларын алачак, бу турыда республика Хөкүмәте вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фәзрахманов белдерде.

Ул төбәктә грант алучыларны сайлап алу конкурсының тәмамлануын хәбәр итте. Анда иң күп балл җыйганнарның – ә ул 115 эш башлаучы фермер – һәр берсе 4 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме алачак.

“Башинформ” агентлыгы грантларның фермерларга ярдәм итү һәм авыл кооперациясен үстерү системасын будыру буенча төбәк проектын тормышка ашыруга салынган акчалардан бүләчәкләрен хәбәр итте. Бу программа республикада Русия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча эшләнгән “МСП һәм шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. “Агростартапта” грантлар алуга 250 конкурсант катнашты. Аларның 115е иң күп балл җыеп, җиңүче булды.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Источник новости: http://www.bashinform.ru/

Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА фотосы.
Читайте нас: