+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 сентябрь 2019, 16:10

“Мәңгелек яшьлек символы”

Алма ашагыз - файда алыгыз!

Тәмләнеп, сутка тулышып пешкән, ә аны беркем дә өзеп алмаган икән – алмага моннан ни кызык?! Шуңа да тизрәк уңышны җыеп алырга тырышабыз. Хуш исле, сутлы алма – тәмле генә түгел, бик файдалы да! Аларда кеше организмы өчен кирәкле булган витаминнар бик күп. Тик алма никадәр озаграк ятса, витаминнары шулкадәр тизрәк югала да. Иң яхшысы – бу җимешләрне шул килеш өзеп ашау. Юкка гына “көненә бер алма ашасаң – табиб та кирәкми” димәгәннәр.

Бу фотоларда коллегабыз Эльмира Мөхәммәтованың быелгы бай уңышын күрә аласыз.

Хөрмәтле төркемебезнең язылучылары, сез дә үз уңышыгызның фотографияләре, алмалардан кайнатмалар, тәмлекәчләр рецептлары белән бүлешегез!


Эльмира Мөхәммәтова фотолары (“Ашкадар таңнары”).
Читайте нас: