Менә шундый матур рәсем төшерелгән Динес авылы мәктәбенең кергән җирдәге стенасында. Мондый иҗат җимеше ерактан балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итеп тора. Аның авторы – Динә Наил кызы Кантимерова. Ул рәсемне 2013 елда 1 сентябргә төшергән булган. Шуннан бирле бу матур ябалак укучыларга яңа белемнәр алырга, уңышларга ирешергә ярдәм итеп тора.