+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 сентябрь 2019, 17:51

Ә сез бәрәңгегезне алдыгызмы инде?

Һава шартлары алырга кирәклегенә ишарәли.

Һава шартлары алырга кирәклегенә ишарә итә: артык дымлы туфрак аның үсүенә түгел, күбрәк черүенә булышлык итә. Сабаклары яшел булса, казыр алдыннан бер атна кала аны чабып алып, юк итәргә кирәк. Шулай ук бәрәңгене казып алгач та сабак калдыкларын җыярга кирәк булачак, югыйсә, алар гөмбәчекләр һәм бактерияләр таратып ятачак. Бәрәңгене, коры һәм караңгы, җылырак урынга салып, берәр атна киптерергә киңәш итәләр. Базга, кар базына салган чакта рәт араларына коры көл сибү яхшы.

Алия Вахитова фотосы.
Читайте нас: