+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 сентябрь 2019, 11:54

Башкортстан Казахстанда һәм Латвиядә халыкара күргәзмәләрдә катнаша

Башкортстан берьюлы ике эре халыкара чарада катнаша.

«KazBuild -2019» 26нчы Казахстан халыкара төзелеш һәм интерьер күргәзмәсендә республиканың биш предприятиесе ишекләр, тәрәзәләр, ДПКдан терраса тактасы, йомшак арматура һәм юл төзелеше өчен башка материаллар, шулай ук бизәлеш элементлары күрсәтте.

Шул ук вакытта Латвиядә «Riga Food 2019» 24нче халыкара азык-төлек күргәзмәсе уза. Бу эре вакыйгада катнашу өчен Латвиягә Башкортстаннан сигез компания катнашлыгындагы делегация барды. Безнең республика «Riga Food» күргәзмәсендә тәүге тапкыр катнаша.

Ике бизнес-миссия дә БР Экспортка булышлык итү үзәге белән Владимир Путинның майдагы указларына ярашлы расланган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын һәм “Башкортстан Республикасында экспортны үстерү”, “Башкортстан Республикасында хезмәтләр экспортын үстерү” төбәк программаларын тормышка ашыру кысаларында оештырылган.

Шунысы мөһим, барлык чыгымнарны БР Экспортка булышлык итү үзәге каплый, миссиядә катнашучылар тик юлга, яшәүгә булган һәм шәхси чыгымнарына гына түли.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы һәм фото: mgazeta.com
Читайте нас: