+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 сентябрь 2019, 14:08

Башкортстанда 2020 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе старт алды

1 сентябрьдә 2020 елның тәүге яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу кампаниясе башланды.

1 сентябрьдә 2020 елның тәүге яртыеллыгына гәзит-журналларга язылу кампаниясе башланды. Башкортстан Республикасының барлык почта бүлекчәләрендә һәм https://podpiska.pochta.ru/ сайтында 4200дән артык журналга һәм гәзиткә язылып була. Русия Почтасының язылу каталогыннан федераль, республика, шәһәр яки район басмаларын сайлап алырга мөмкин. Сайтның уңайлы навигациясе, тема, алфавит буенча эзләү мөмкинлеге клиентка теләгән гәзит-журналын тиз генә табарга һәм илнең теләсә кайсы ноктасына китереп бирү белән язылуны рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк. https://podpiska.pochta.ru/derevo-dobra сайтында һәм почта бүлекчәләрендә “Изгелек агачы” хәйрия акциясе дәвам итә. Аның кысаларында теләгән һәркем үзе сайлап алган социаль учреждениегә – балалар йортына, интернатларга, ветераннар һәм өлкәннәр йортларына гәзит-журналлар яздыра ала.
Читайте нас: