+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 сентябрь 2019, 17:43

Башкортстан Башлыгын сайлауда Радий Хәбиров өчен 1,8 млн сайлаучы тавыш биргән

Русия Үзәк сайлау комиссиясе Башкортстанның яңа Башлыгы өчен тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләрен игълан итте.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе Башкортстанның яңа Башлыгы өчен тавыш бирүнең якынча нәтиҗәләрен игълан итте. “Бердәм Русия” партиясеннән кандидат Радий Хәбиров өчен 1 миллион 794 мең 113 кеше тавыш биргән. Бу участокларга килгәннәрнең 82,02 проценты.

Икенче урында КПРФ партиясеннән Юнир Котлыгуҗин – аның өчен 150 679 кеше тавыш биргән (6,89%). Арытабан ЛДПРдан Иван Сухарев килә, ул республика сайлаучыларының 99 158 тавышына ия булган (4,53%).

“Яблоко” партиясеннән кандидат Зөлфия Гайсина өчен 33 371 сайлаучы (1,53%), “Гадел Русия” партиясеннән Юрий Игнатьев өчен – 26 935 кеше (1,23%), “Русия Патриотларыннан” Рәфис Кадыйров өчен – 24 032 сайлаучы (1,10%), “Гражданнар көченнән” кандидат Владимир Барабаш өчен – 21 175 (0,97%) һәм “Русия пенсионерларының гаделлек өчен” партиясеннән блогер Кабзон (Владимир Кобзев) өчен – 17 678 (0,81%) кеше тавыш биргән.

Республика Башлыгын сайлауда явка 70,3% тәшкил итте.


Яңалык чыганагы һәм фото: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: