+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 сентябрь 2019, 18:32

Радий Хәбировның инаугурациясе 19 сентябрьдә узачак

Бүген, тугызынчы сентябрьдә, Хөкүмәттә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның инаугурациясе 19 сентябрьдә булачагы турында хәбәр иттеләр.

Бүген, тугызынчы сентябрьдә, Хөкүмәттә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның инаугурациясе 19 сентябрьдә булачагы турында хәбәр иттеләр. Аннан соң Башкортстанны 2024 елга кадәр үстерү турында документны укыячаклар.

Радий Хәбиров кадрлар турындагы яңа карарын да игълан итте. Республика хөкүмәте премьер-министрының урынбасары вазыйфасын башкаручы итеп Андрей Назаров тәгаенләнде.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның, төбәк башлыгын сайлауда тавыш бирү протоколларының 100 процентын эшкәрткәч, 99 процентын җыеп җиңүе билгеле булды. Сайлауда явка 72% тәшкил итте. Бу турыда Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.


Яңалык чыганагы һәм фото: https://bash.news/
Читайте нас: