+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 сентябрь 2019, 11:52

Башкортстан Башлыгы ихаталары барлыкка киләчәк

Республиканың барлык муниципаль берләшмәләрендә дә киләсе елдан Башкортстан Башлыгы ихаталары барлыкка киләчәк.

Республиканың барлык муниципаль берләшмәләрендә дә киләсе елдан Башкортстан Башлыгы ихаталары барлыкка киләчәк. Бу турыда республика җитәкчесе Радий Хәбиров игълан итте. Аның сүзләренә караганда, мондый программалар берничә төбәктә бар инде.

Бу ихаталарны булдыру республика башлыгы фондыннан финансланачак. Ихатаны муниципалитетлар халкы үзләре тавыш бирү юлы белән билгеләячәк, соңыннан заявка шәхсән төбәк башлыгына биреләчәк.

“Җиңү яулаган ихата буенча миңа заявка бирелә, мин аны финанслый башлыйм. Бер ихатага 5 млн сум акча бүлергә планлаштырабыз. Әгәр дә ихата зур икән, бу акчага балалар мәйданчыгы куярга, әгәр дә ихата территориясе бәләкәй икән – аны тулысынча төзекләндерергә мөмкин булачак. Ихатаның республика башлыгыннан төзекләндерелүен аңлыйм, бу бик күңелле”, - диде Радий Хәбиров.

Хәтерегезгә төшерәбез, республикада “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында “Башкорт ихаталары” программасы гамәлдә.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/

Олег Яровиков фотосы (“Башинформ”).
Читайте нас: