+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 сентябрь 2019, 11:41

Стәрлетамакта яңа форматтагы мәшгульлек үзәге эшли башлаячак

Республикадагы беренче модельле халык мәшгульлеге үзәге “Русия эше” кадрлар үзәге дип аталачак.

Республикадагы беренче модельле халык мәшгульлеге үзәге “Русия эше” кадрлар үзәге дип аталачак. Үзәкнең хезмәткәрләре кабаттан укыячак. Төбәкнең Хезмәт министрлыгы мәгълүматына караганда, “перезагрузканың” оештыру-методик озатуы каралган.

Үзәккә килгәч, клиентлар «оpen space» форматындагы заманча офиска барып эләгәчәк, анда аларга, тормыш хәлләрен исәпкә алып, хезмәтләр күрсәтеләчәк. Бүгенгә анда ике кеше эшли, тик киләчәктә хезмәткәрләр саны артачак. Шулай ук, мәсәлән, кечкенә балалары булган аналарга эш эзләргә ярдәм итәчәкләр.

Чагыштыру өчен, бүген мәктәпкә кадәрге яшьтәге балалары булган хатын-кызлар социаль адаптациядә һәм үзаллы мәшгульлеген оештыруда ярдәм, юридик консультация ала, һөнәр алу өчен укый ала. Бала караучыны сайларга, баланы балалар бакчасына яздырырга мөмкин. Модельле үзәктә барлык шушы мөмкинлекләр комплекслы күрсәтеләчәк. “Эш җитештерүчәнлегенең үсүен тәэмин итү өчен мәшгульлеккә булышлык һәм хезмәт базарының нәтиҗәлелеген арттыру” республика проекты “Эш җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә булышлык” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/

Олег Яровиков фотосы (ИА “Башинформ”).
Читайте нас: