+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 сентябрь 2019, 16:41

Башкортстанның көньягы, көньяк-көнчыгышы халкы чүп түгү өчен төбәк операторының сайтында түли ала

“ЭКО-Сити” җәмгыяте үз сайтында интернет-эквайрингны – интернет аша банк карталарыннан түләргә мөмкинлек биргән технологияне кулланучы тәүге төбәк операторы.

“ЭКО-Сити” җәмгыяте үз сайтында интернет-эквайрингны – интернет аша банк карталарыннан түләргә мөмкинлек биргән технологияне кулланучы тәүге төбәк операторы. Тиешле килешү Саклык банкы белән төзелде.
Абонентка шәхси исәбе номеры буенча персональ кабинетына керергә, банк картасының мәгълүматларын кертергә һәм исәпне түләргә генә кирәк. Җавапка электрон чек алачак. Түләүләр Visa, MasterCard түләү системаларыннан һәм теләсә нинди банкның Мир карталарыннан кабул ителә. Комиссия алынмый.
Яңа система тестлы режимда бер ай эшләде. Шушы вакыт эчендә аны 160 абонент файдаланды.
-Без клиентларга уңайлы булсын өчен сайтта персональ кабинет аша түләүне эшләдек, - ди “ЭКО-Сити” төбәк операторы генераль директоры Семен Земсков. – Хәзер бар кешенең дә диярлек интернеты бар. Кәгазь квитанцияләрне көтеп утырасы юк. Теләсә кайсы вакытта сайтыгызга кереп, исәпне күреп, комиссиясыз түли, чек ала аласыз. Барсы да үтә күренмәле һәм хәвефсез.
Персональ кабинетта шулай ук төбәк операторына кабаттан исәпләтү ясау яки квитанцияләрдәге хаталарны төзәтү буенча мөрәҗәгать тә җибәрергә була.
Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Федерациясенең Торак кодексына ярашлы барлык гражданнар да коммуналь хезмәтләр өчен вакытында һәм тулысынча түләргә тиеш. Алар исәбенә каты коммуналь калдыклар белән мөгаләмә итү дә керә.
Читайте нас: