+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 сентябрь 2019, 11:58

Милли проект кысаларында Башкортстан аграрийларын экспорт нигезләренә өйрәтәчәкләр

Продукциянең экспорты Башкортстанның авыл хуҗалыгын үстерүгә уңай йогынты ясаячак.

“Башкортстан Республикасында агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты” төбәк программасы Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Продукциясен экспортка җибәрүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән конкуренцияга сәләтлелекне арттыру турындагы килешүгә заявкалар кабул ителә башлады. Бу килешүләрнең асылы – потенциаль яки гамәлдәге экспортерларга льготалы кредитлар бирү исәбенә агросәнәгать комплексы продукциясен җитештерү күләмен арттыру.

Министрлык заявкалар кабул итүне 2019 елның 27 декабрендә тәмамлаячак.

Әле үк БР Экспортка булышлык үзәге кече һәм урта бизнес вәкилләрен экспорт эшмәкәрлеге нигезләренә өйрәтү буенча семинарлар махсуслаштырылган курсына чакыра. Семинарларда предприятиелар вәкилләрен тышкы базарларны беренчел анализлау, потенциаль сатып алучыларны эзләү һәм бәяләү инструментлары, предприятиены һәм товарны экспортка әзерләү һәм валюта түләүләрен оештыруның спецификасы, экспорт эшмәкәрлегенең хәвефләре, булышлык инструментлары һәм күп башка нәрсәләр белән таныштырачаклар. Гомум алганда, ел азагына кадәр 11 семинар үткәрү планлаштырыла.

Катнашу – бушлай. Тик www.exportedu.ru сайтында алдан теркәлергә генә кирәк. Экспорт эшмәкәрлегенә укырга теләүчеләр тиешле формадагы заявканы һәм килешүне җибәрергә, ә чарага килгәндә аның оригиналын тапшырырга тиеш.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин
Яңалык чыганагы: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: