+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 сентябрь 2019, 14:19

Начар һава торышы юк, һәр көн үзенчә матур

Хәтта яңгырлы көннәрдә дә дөньяның үзенчәлекле матурлыгын күрергә мөмкин.

Әйе, мөгаен, үзеңне ничек көйләүгә караптыр. Хәтта яңгырлы көннәрдә дә дөньяның үзенчәлекле матурлыгын күрергә мөмкин. Карагыз әле, нинди матур болытлар! Күк буйлап йөзеп, алар безнең тормышны чагылдыра кебек: әле күңелсезләнеп, еламсырап торалар, әле хайваннар сурәтенә керәләр, әле офыктагы таулар, урманнар кебек тезелеп китәләр. Бәлки, алар безгә чит яклардан сәлам тапшыралардыр – карагыз Җирдә нинди матур урыннар бар, аның матурлыгын, үзенчәлеклелеген саклагыз, ул да кемгә дә булса кирәк, дияләрдер. Яки Аллаһы Тәгалә безне дөньяның нинди зур булуы, күп нәрсәләрнең аңлашылмавы һәм безгә бирелмәгәнлеге турында кисәтәдер, дөрес яшәргә, Ходай биргән нигъмәтләрнең кадерен белергә һәм рәхмәтле булырга кушадыр.Менә бу күк кисәге редакция машинасы тәрәзәсеннән төшерелгән. Ә инде туктап, башны күтәреп, тирә-якка карасаң, саф, көзге һаваны суласаң - нинди матур, нинди хозурлык!
Читайте нас: