+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 сентябрь 2019, 18:44

Нефтекамада алданган өлешләтә төзүдә катнашучыларга көтеп алган фатирларыннан ачкычлар тапшырылды

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстанда төзүчеләр файдалануга тапшыруның беренчел вакытын бозган “проблемалы” йортларның төзелешен тәмамлау буенча план-графикны үтәү буенча эш дәвам итә.

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстанда төзүчеләр файдалануга тапшыруның беренчел вакытын бозган “проблемалы” йортларның төзелешен тәмамлау буенча план-графикны үтәү буенча эш дәвам итә.Шулай, Нефтекамада үзләренең фатирларыннан ачкычларны “Авалон” торак комплексын өлешләтә төзүдә катнашучылар алды. Алар 25нче микрорайонның Карцев урамындагы 27 һәм 28нче йортларда фатирлар сатып алган. 139 гаилә күченүгә әзерләнә. Хәтерегезгә төшерәбез, торак комплексын төзүче “Интеграл” акционерлар җәмгыяте иде. Күпфатирлы йортлар төзүгә рөхсәтне компания 2015 елда ук алган, тик булачак торак хуҗаларының өй туйлавы соңга калды. Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров кушуы буенча БР Дәүләт Төзелеш комитеты “юл картасын” эшләде, аңа ярашлы бүгенге көндә өлешләтә төзүдә катнашучы гражданнарның бозылган хокукларын тергезү буенча эш алып барыла. Торак комплексын төзүне тәмамлау өчен төзүчене алмаштыру карары кабул ителде. Бүгенге көндә проблемалы йортларны төзеп бетүне БР “НефтекамскСтройЗаказчик” предприятиесе алып бара.Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 25нче микрорайондагы Карцев урамындагы 27 һәм 28нче йортларны тапшыру “проблемалы” йортларны төзүне тәмамлау буенча төбәк план-графигына ярашлы башкарыла. 2020 ел азагына кадәр (БР Дәүләт Төзелеш комитетының “юл картасына” ярашлы) “Авалон” торак комплексының тагы да ике – 26 һәм 29нчы йортларын файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Читайте нас: