+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
16 сентябрь 2019, 12:42

Уфада Торак тупланмалары программасы буенча республика консультация үзәге ачылды

Моңа кадәр Ипотека-туплау механизмнарын үстерү буенча дирекция хезмәткәрләре программада потенциаль катнашучыларга тик “кызу линия” телефоннары аша гына консультация бирсә, хәзер шушы үзәккә барып ипотека кредитын рәсмиләштерү, риэлторлар белән эшләү, хокуки һәм башка мәсьәләләр буенча консультация алырга мөмкин.

Моңа кадәр Ипотека-туплау механизмнарын үстерү буенча дирекция хезмәткәрләре программада потенциаль катнашучыларга тик “кызу линия” телефоннары аша гына консультация бирсә, хәзер шушы үзәккә барып ипотека кредитын рәсмиләштерү, риэлторлар белән эшләү, хокуки һәм башка мәсьәләләр буенча консультация алырга мөмкин.

“Торак төзелеше тупланмалары” программасына кергәннәр яки аның катнашучысы булырга җыенучылар консультация ала ала. Соңгы ике ел эчендә дирекция белгечләре телефон аша 11 меңнән артык кешегә консультация биргән. Хәзер моны Ленин урамы, 5/3 адресына барып эшләргә була.

“Торак төзелеше тупланмалары” ипотека-туплау программасы Башкортстанда 2014 елдан бирле уңышлы гамәлдә. Ул тәүге түләүгә тупланманы катнашучыларның үзләре җыйган акчаның 30 проценты күләмендә бюджетлы субсидияләү белән торак сатып алуга льготалы ипотека бирүне күзаллый.

Быел 1 марттан башлап, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Ипотека” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында “Торак төзелеше тупланмалары” программасында Башкортстанның һәр кешесе катнаша ала. Элегрәк бу хокук тик гражданнарның льготалы категориясенә генә бирелә иде. Моннан тыш, республика хөкүмәте бу социаль-мөһим программаны финанслауны 2,5 тапкырга диярлек арттырды. Быелдан башлап республика бюджетыннан “Торак төзелеше тупланмалары” программасын тормышка ашыруга ел саен 235 млн сумга кадәр акча бүленәчәк. Әлеге вакытта республика программасына охшаш проект тик Краснодар краенда гына бар. Анда проект 2010 елда башланган булган, тик Башкортстандагы проект күләмлелеге һәм катнашучылар саны буенча Краснодардагы аналогын күптән узып киткән инде.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин
Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/

Олег Яровиков фотосы (ИА «Башинформ»).
Читайте нас: