+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 сентябрь 2019, 11:10

Милли проектлардагы уңышлар өчен – премияләр

РФ Финанслар министрлыгы якындагы алты ел эчендә ел саен төбәкләргә 50 млрд сумнан ким булмаган күләмдә грант ярдәме бүләргә планлаштыра.

РФ Финанслар министрлыгы якындагы алты ел эчендә ел саен төбәкләргә 50 млрд сумнан ким булмаган күләмдә грант ярдәме бүләргә планлаштыра.

Акчаларны бүлү критерие милли проектның максатларына ирешү булачак. Бу турыда Мәскәү финанс форумы барышында РФ финанслар министрының беренче урынбасары Леонид Горнин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, грант ярдәме күләме шушы кимәлдә 2022 елга кадәр сакланачак, ә соңыннан арттырылырга мөмкин.

Милли проектларны төбәк бюджетларыннан финанслау мәсьәләләре буенча да актив фикер алыштылар. Хөкүмәт 95/5 кагыйдәсен билгеләгән, димәк, милли проектлар төбәк бюджетыннан тик 5 процентка гына финансланырга тиеш.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональтныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: https://futurerussia.gov.ru/

Алия Вахитова фотосы.

Читайте нас: