+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 сентябрь 2019, 12:00

Русиядә 30 млн агач утыртачаклар

Табигать министрлыгы һәм Русия урманчылык хуҗалыгы “Урманны саклыйк” проектының старты турында игълан итә, алар барлык русиялеләрне анда катнашырга чакыра.

Табигать министрлыгы һәм Русия урманчылык хуҗалыгы “Урманны саклыйк” проектының старты турында игълан итә, алар барлык русиялеләрне анда катнашырга чакыра. Акция “Экология” милли проекты кысаларында урманнарны тергезүгә юнәлтелгән.

Үз ирке белән катнашкан кешеләр, ил халкы тарафыннан агач утырту буенча гомуммилләт кампаниясе ноябрьгә кадәр барачак. Алдан күзаллауларга караганда, анда Русиядән барлыгы 3 млн тирәсе кеше катнашачак. Кушылырга теләгәннәр 8-800-100-94-00 кызу линия телефоны аша шалтыратып (шалтырату бушлай) якындагы агач урыту ноктасын белә ала.

“Себердәге һәм Алыс Көнчыгыштагы, барлык дөньядагы быелгы урман янгыннары беркемне дә ваемсыз калдырмады. “Экология” милли проекты кысаларында без урыннарда урман сагы көчләрен һәм чараларын ныгыту буенча чаралар күрдек, тик яшел фондны тергезү буенча акцияләрдә гражданнарның ярдәме дә бик мөһим. Русия урман хуҗалыгы һәр мизгел саен агач утырту буенча кампанияләр үткәрә. Быел да табигатьне тергезергә ярдәм итәргә теләгәннәрне кушылырга чакырабыз. Моны һәркем эшли ала. Төбәкләр белән кирәкле оештыру эшләрен башладык та инде”, - ди Русия Табигать министрлыгы башлыгы Дмитрий Кобылкин.

Шулай ук тиздән интерактив карталар белән сайт эшли башлаячак, анда агач утырту урыннарын һәм вакытын белергә була. Акциядә катнашучыларны инвентарь һәм үсентеләр белән урманчылыклар тәэмин итәчәк. “Урманны саклыйк” кампаниясе Русия урман хуҗалыгының ел саен үткәрелүче “Яшә, урман!” акциясенең бер өлеше булды.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Алия Вахитова фотосы.
Читайте нас: