+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 сентябрь 2019, 12:13

Путин туризмга булышлык итәргә вәгъдә итте

Русия Президенты Владимир Путин Русиянең туристик тармагын актив үстерергә ният итүен, дәүләтнең моңа булышлык итәчәген белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин Русиянең туристик тармагын актив үстерергә ният итүен, дәүләтнең моңа булышлык итәчәген белдерде. Бу турыда “Русиянең киләчәге. Милли проектлар” порталы сайтында хәбәр ителә.

“Русиянең зур туристик потенциалы бар. Төбәкләребезнең табигый матурлыгы, аларның мәдәни төрлелеге яхшы билгеле. Безнең өчен туризмның социаль-икътисади нәтиҗәлелеген күп тапкыр арттыру мөһим”, - диде ул һәм соңгы биш ел эчендә илебезгә 125 миллионнан артык чит ил туристы килеп китүен дә өстәде. “Бу туриндустрияне үстерү буенча эзмә-эзлекле эшебезнең нәтиҗәсе”, - диде Путин.

Туристларны җәлеп итү 2024 елга кадәр исәпләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты максатларына җавап бирә.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#владимирпутин


Яңалык һәм фото чыганагы: https://futurerussia.gov.ru/
Читайте нас: