+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 сентябрь 2019, 16:59

Быел кыш нинди булачак?

Росгидрометретүзәк нинди фаразлар бирә?
Озак вакытка исәпләнгән фаразларның 58-81проценты гына тормышка ашучан. Шулай да аларны игътибарсыз калдырып булмый. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, быел кыш республикада каты салкыннар, кар көртләре һәм экстремаль температура көтелми. Температура фоны киләсе алты салкын айга норма чикләрендә булачак.
Октябрь аенда Башкортстанда уртача айлык температура -3,3 градус; ноябрьдә -4,2 градус; декабрьдә -10,8 градус; 2020 елның гыйнварында -14,8 градус; февральдә — 13,3; мартта -6 градус булачак дип фаразлана, бу төбәктәге климат нормасыннан бераз югарырак.
Шул ук вакытта Башкортстанда беренче кар киләсе атнада булырга мөмкин. Синоптиклар фаразларына караганда, ял көннәрендә салкын һава массалары куерып, һава температурасының түбәнәюе көтелә. Термометр баганасы көндез +8, +9, +3,+4 градуска кадәр төшәчәк.
Киләсе атнада шундый ук һава торышы сакланачак, төнге сәгатьләрдә һава температурасы нульдән түбәнрәк булачак. Урыны белән кар явачак.
"Кызыл таң".
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: