+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 сентябрь 2019, 11:42

Дүрт көнлек эш атнасына “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектына кергән предприятиеләр күчәчәк

Дүрт көнлек эш атнасына күчү буенча эксперимент “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә булышлык” милли проектына кергән предприятиеләрдә булачак.

Дүрт көнлек эш атнасына күчү буенча эксперимент “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә булышлык” милли проектына кергән предприятиеләрдә булачак. Аерып алганда, эшкәртүче, авыл хуҗалыгы, фәнни, техник һәм төзелеш предприятиеләрендә. Әлеге милли проектка 250 кече һәм урта бизнес предприятиесе керә. Күчү буенча анык параметрлар әлегә юк. Бу мәсьәлә буенча төпле нәтиҗәне тик схеманың күп компанияләрдә эшләп каравыннан соң гына ясарга мөмкин булачак.

Русия хөкүмәтенең дүрт көнлек эш атнасын кертү проекты буенча фикер алышуын халык зур хәвеф белән кабул итте.

Әйткәндәй, Башкортстан әлегә эксперимент сыйфатында дүрт көнлек эш атнасына күчмәячәк.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: