+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 сентябрь 2019, 11:12

Ел азагына кадәр Башкортстанда 1000 чакрымнан артык автоюлны ремонтлаячаклар

Ел азагына кадәр Башкортстанда төбәк, муниципальара һәм урындагы билгеләнештәге 1000 чакрымнан артык юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Ел азагына кадәр Башкортстанда төбәк, муниципальара һәм урындагы билгеләнештәге 1000 чакрымнан артык юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Бу турыда Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр ите.

Төбәк юл фондының акчалар күләме быел рекордлы 24,4 млрд сумга җитте, шуларның 5,2 млрд сумы федераль бюджеттан җәлеп ителгән.

Авыл хуҗалыгын үстерү федераль программасы буенча Балтач, Благовар һәм Туймазы районнарында өч авылга юллар төзелә.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә быел 338 чакрым юл ремонтланачак.

Шулай ук светофорлар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын фото һәм видеофиксацияләү камералары, өч автоматик авырлык контроле пунктлары, яктырту системалары һ.б. кую күзаллана.

Ел азагына кадәр 97 чакрым федераль юлларны һәм 18 күпер корылмаларын ремонтлауны тәмамлау планлаштырыла.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: