+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 сентябрь 2019, 18:21

“Театраль Идел буе” фестивале җиңүчеләрен тамашачылар билгеләячәк

“Театраль Идел буе” округ фестивале соңгы этабына чыкты.

“Театраль Идел буе” округ фестивале соңгы этабына чыкты. Финалга чыккан спектакльләрнең видеоверсияләре – ә бу Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән дә 14 студент һәм 14 мәктәп укучыларының сәхнә куелышлары – проектның http://театральноеприволжье.рф/ сайтында тәкъдим ителгән. Теләгән кешеләр спектакльләрне карый, шулай ук ошаганы өчен тавыш бирә ала, чөнки фестивальнең җиңүчесен нәкъ тамашачылар билгели.Хәтерегезгә төшерәбез, Русиядә Театр елына багышланган “Театраль Идел буе” фестивале Русия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның инициативасы буенча 27 мартта старт алган иде. Яңа җәмәгать проекты студентлар һәм мәктәп укучылары арасында театраль хәрәкәтне популярлаштырырга, яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа стимуллар булдырырга юнәлтелгән.Башкортстан Республикасында студентлар коллективлары арасында “Тиле яшьлек” куелышы белән “Ҡорос” халык театры (М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты) иң яхшысы дип табылды. Мәктәп театрлары арасында Межгорье шәһәреннән “Пауза” студиясе гран-при яулады.
Читайте нас: