+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 сентябрь 2019, 14:00

Башкортстанда гражданнарның тагы ике категориясе санлы телевидениегә күчкәндә ярдәм ала

Өлкән яшьтәгеләр өчен интернатларда, картлар йортында яшәүче пенсионерлар һәм телепрограммаларны субтитрлар белән караучы начар ишетүче кешеләр санлы телевидениегә күчкәндә ярдәм ала.

Башкортстанда гражданнарның тагы ике категориясе санлы телевидениегә күчкәндә ярдәм ала.

Алар – өлкән яшьтәгеләр өчен интернатларда, картлар йортында яшәүче пенсионерлар һәм телепрограммаларны субтитрлар белән караучы начар ишетүче кешеләр. Тиешле карар 2019 елның 9 сентябрендә кабул ителде.

Санлы тапшыру зонасында булганнарга телевизорларына санлы приставкалар сатып алуга бер меңгә кадәр компенсация каралган. Компенсациягә документларны БР Гаилә, хезмәт һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү министрлыгы каршындагы Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәгенә тапшырырга кирәк. Тапшыру зонасында булмаганнар “Спутниктелеком” җәмгыятенең спутник тәлинкәләрен сатып алып урнаштыра. Гаризалар бирүдә һәм документлар җыюда гражданнарга урындагы власть органнары ярдәм итә.

Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның кушуы буенча агымдагы елның гыйнвар азагыннан мондый ярдәм пенсияләренә федераль социаль өстәмә түләү алучы пенсионерларга, ай саен балаларына пособие түләнүче аз килемле гаиләләргә күрсәтелә.

Әлеге вакытта дәүләт исәбенә 5,4 мең спутник тәлинкәсе куелган. Тагы да 1600 кеше санлы телеприставкаларга компенсация алды.

Дәүләт ярдәмен алырга теләгән гражданнар 29 ноябрьгә кадәр гариза бирә ала.
Белешмә:

Санлы тапшыру зонасында булмаган авылларның тулы исемлеге РТРС сайтында урнаштырылган. Санлы телевизион тапшыруга күчкәндә халыкка ярдәм күрсәтү буенча “кызу линия” телефоннары:

-Санлы эфирлы телевизион тапшыру хезмәтләрен күрсәтү зонасы, телевизион һәм кабул итү җиһазларын көйләү турында мәгълүмат – 8-800-220-20-02 (шалтырату бушлай, ял көннәрсез, тәүлек әйләнәсенә);

-Башкортстан Республикасы бюджеты исәбенә спутник телевизион җиһазларын алу һәм аларны йорт хуҗалыкларында урнаштыру тәртибе турында мәгълүмат – 8-800-347-00-55 (шалтырату бушлай, эш көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке алтыга кадәр, тәнәфес – 13.00-14.00 сәг.) ;

-Санлы приставкаларны алу өчен Башкортстан Республикасы бюджеты исәбенә компенсацияләр алу тәртибе турында мәгълүмат – (347) 282-40-35 (эш көннәрендә иртәнге сәгать тугыздан кичке алтыга кадәр, тәнәфес – 13.00-14.00 сәг.).
Читайте нас: