+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 сентябрь 2019, 12:08

Мәскәүдә Башкортстан продукциясен тәмләп караячаклар

Башкортстанның продукциясе 24-27 сентябрьдә Мәскәү шәһәрендәге Крокус Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк WorldFood Moscow 28нче Халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.

Башкортстанның продукциясе 24-27 сентябрьдә Мәскәү шәһәрендәге Крокус Экспо Халыкара күргәзмәләр үзәгендә үтәчәк WorldFood Moscow 28нче Халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк.

Чараны Владимир Путинның майдагы указы белән расланган “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектының “БРда экспортны үстерү” төбәк проекты кысаларында БР Экспортка булышлык үзәге оештыра.

WorldFood Moscow – Русиядә төп экспорт мәйданчыгы. Анда Африка, Якын Көнчыгыш, Азия, Латин Америкасы һәм дөньяның башка илләреннән алдынгы азык-төлек челтәрләре һәм күмәртәләп сату компанияләре вәкилләре белән контрактлар төзергә була, - дип сөйли БР Тышкы икътисад элемтәләре буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лена Изотова. – Башкортстан компанияләре биш стендта үзләре җитештергән продукцияне: дөге мае, үлән чәйләре, кондитер әйберләре, алар өчен эчлекләр, крем-бал тәкъдим итәчәк. Шулай ук яңалыклар да булачак, мәсәлән, салатларга салу, кыздыру һәм пешерү өчен үсемлек спрей-мае. Бездә өч ил белән азык-төлек китерү буенча хезмәттәшлек турында килешүләр бар. Күргәзмәдә очрашулар барышында компанияләр бергәләп эш итүнең нечкәлекләре буенча фикер алышачак, өч экспорт контрактына кул куелачак. Күргәзмә йомгаклары буенча башка нәтиҗәләр дә булыр, дип өметләнәбез.


Белешмә өчен:

WorldFood Moscow – Русиядә иң эре азык-төлек көзге күргәзмәсе. Русиянең һәм дөньяның 65 иленнән 1500 җитештерүче катнашачак, шулар исәбендә Мәскәүдән һәм Русия төбәкләреннән 550дән артык компания. Башкорт продукциясен “Башкортстан үләннәре”, “Глобус” ТПО җәмгыятьләре, “Белорет” кооперативы, “Тайра”, “Sweet Honey” җәмгыятьләре һәм “Laycy Queen” фабрикасы тәкъдим итәчәк.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин
Яңалык һәм фото чыганагы: https://gtrk.tv/
Читайте нас: