+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 сентябрь 2019, 10:58

“ЭКО-Сити” экотехнопаркы федераль бюджеттан финанслашуга дәгъва итә

“Экология” милли проекты кысаларында чүп тармагын үстерүгә булышлык итүгә Русия экология операторы (РЭО) аша бюджет акчаларының тәүге трансфертлары 2019 елда башланырга мөмкин.

“Экология” милли проекты кысаларында чүп тармагын үстерүгә булышлык итүгә Русия экология операторы (РЭО) аша бюджет акчаларының тәүге трансфертлары 2019 елда башланырга мөмкин. Бу турыда 17 сентябрьдә “Таза ил” ассоциациясе оештырган тармак конференциясендә РЭОның генераль директоры Денис Буцаев хәбәр итте.

-Проектлар быел сайлап алыначак. Без аларның бер өлеше ел азагына кадәр ярдәм алыр, дип өметләнәбез. Калганнарга киләсе елда ярдәм күрсәтеләчәк, - дип белдерде ул.

Шул ук вакытта, аның сүзләренә караганда, РФ хөкүмәте әлегә ярдәм чараларын расламаган. Бишкә якын вариант тикшерүдә, шулар исәбендә – җаваплылыкны үз өстенә алу, лизинг программалары, процент ставкасын компенсацияләү.

Денис Буцаев РЭОга килгән финанс ярдәм алуга ике йөздән артык гаризаның тик 40ы гына проект документациясе белән ныгытылган булуын аңлатты. Шулар арасыннан оператор 2019 елда ярдәм күрсәтелергә мөмкин булган тәүге 10-12 гаризаны сайлап алырга җыена. Трансфертлар күләме әлегә билгеле түгел.

Ишембай районындагы “ЭКО-Сити” экотехнопаркы РЭО финанс ярдәм алуга ризалык биргән проектлар исәбенә кергән.

-Бу проектның максаты – полигоннарга килүче калдыклар күләмен киметү, - ди “ЭКО-Сити” төбәк операторының генераль директоры Семен Земсков. – Без моңа чүпне сортларга аеруны һәм эшкәртүне күзаллаган технология циклын тулысынча кертү белән ирешәчәкбез.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: