+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 сентябрь 2019, 11:22

Башкортстанда интеллектуаль транспорт системасы киләсе елда эшли башлаячак

Үз эченә хәрәкәт белән идарә итү үзәген, акыллы светофорларны алган интеллектуаль транспорт системасы Башкортстанда 2020 елда эшли башлаячак.

Үз эченә хәрәкәт белән идарә итү үзәген, акыллы светофорларны алган интеллектуаль транспорт системасы Башкортстанда 2020 елда эшли башлаячак. Бу турыда республиканың транспорт дирекциясе җитәкчесе Мансаф Низакаев Уфада пресс-конференциядә хәбәр итте.

“Росавтодор РФ Транспорт министрлыгы ярдәме белән проектларны (интеллектуаль транспорт системасын) сайлап алу методикасын эшли. Әлеге методика ел азагына кадәр эшләнәчәк, 2020 елның 1 апреленә кадәр ул расланачак. Проектны киләсе елда тормышка ашыра башларга ниятлибез”, - диде Низакаев. Аның сүзләренә караганда, юлларның үткәрү сәләтенең һәм юл-транспорт вакыйгаларының онлайн-мониторингы өчен ситуацион үзәк булдырылачак. Системага хокук бозуларны фиксацияләү камералары да кертеләчәк. “Без шулай ук Уфа һәм Стәрлематак агломерацияләрендә интеллектуаль светофорлар куярга ниятлибез, алар юлларның тулылыгын күрә һәм үткәрү сәләтен көйли алачак”, - диде дирекция җитәкчесе.

Интеллектуаль транспорт системасы илебездә 2024 елга кадәр тормышка ашырылачак “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча булдырыла. Аның максаты – юл-транспорт вакыйгалары, алардагы үлем санын киметү, норматив таләпләргә ким дигәндә 50 процентка җавап биргән төбәк билгеләнешендәге автомобиль юлларын арттыру.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: