+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 сентябрь 2019, 10:58

Башкортстанның биш агрофирмасы хезмәткәрләрен укытуга 70 миллионга якын акча алды

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәрен кабаттан укыту “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә булышлык” милли проектының “Хезмәт җитештерүчәнлегенең үсешен тәэмин итү өчен мәшгульлеккә булышлык һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру” төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 13 агросәнәгать предприятиесе программада катнашу турындагы килешүгә кул куйды. Аларның бишесе хезмәткәрләренең квалификациясен арттыруга 69,7 млн сум күләмендә акча алды да инде. Әле агропредприятиеләр мәгариф оешмалары белән килешүләр төзи.

Хәтерегезгә төшерәбез, хезмәт җитештерүчәнлеге программасын тормышка ашыруга Башкортстан быел федераль бюджеттан 178 млн сум акча алачак. Шушы сумманың 45 процентка якыны агросәнәгать комплексы предприятиеләренә резервка калдырылган да инде. Республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгы бу юнәлештә актив эшли, хезмәткәрләрен укытуда кызыксынган агрофирмалар җитәкчеләрен җәлеп итә.

Барлыгы хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасында республиканың 30дан артык предприятиесе катнаша. Ел азагына кадәр катнашучыларның саны иллегә җитәр, дип ниятләнә.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: