+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 сентябрь 2019, 12:19

Путин: халыкара кооперация онкологик авыруларга каршы көрәшер өчен кирәк

Русия Президенты Владимир Путин Халыкара онкология һәм радиология форумы катнашучылары һәм кунакларына сәламләү сүзен җиткерде.

Русия Президенты Владимир Путин Халыкара онкология һәм радиология форумы катнашучылары һәм кунакларына сәламләү сүзен җиткерде. Телеграмма дүшәмбе Кремльнең сайтында урнаштырылды.

“Яман шешләргә бәйле катлаулы һәм хәвефле авырулар, онкология авыруларының таралуы бүген барлык кешелек өчен проблема, - диде Путин. – Аны хәл итәр өчен иң яхшы клиник практикалар белән уртаклашуга, стандарт булмаган чаралар эзләүгә, санлы һәм ядро технологияләре мөмкинлекләре интеграциясенә юнәлтелгән киң халыкара кооперация кирәк”.

Президент шулай ук онкология авыруларын сөземтәле дәвалау илебезнең сәламәтлек саклау тармагын үстерүдә өстенлекле юнәлеш булуын да билгеләде.

Путин табибларның, фәнни, мәгариф берләшмәләренең тыгыз хезмәттәшлеге онкология авыруларының таралуы, ачыклануы, профилактикасы белән бәйле проблемаларны хәл итүгә булышлык итәчәк дигән ышанычын белдерде.


#владимирпутин


Яңалык чыганагы: https://tass.ru/
Читайте нас: