+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 сентябрь 2019, 18:28

Табыныгыз мул булсын!

"Иң тәмле солянка" рецепты

Якыннарыгызны салкын кыш көннәрендә иң тәмле солянка белән сыйлыйсыгыз килә икән, шушы рецептны кулланыгыз. Аны пешкән бәрәңге, карабодай, дөге боткасы белән биреп була. Шулай ук, аш пешергәндә шулпага салсаң да ярый.

Солянканы ясар өчен 3 килограмм кәбестә, 1 килограмм суган, 1 килограмм кишер, 3 килограмм помидор алына. Кәбестәне, помидорны — вак итеп, суганны ярымтүгәрәк итеп турап, кишерне кыргычтан чыгарыгыз. Яшелчәләр янына 5 чәй калагы шикәр комы, 10 чәй калагы тоз, 20 бөртек борыч, ярты литр үсемлек мае, ярты стакан томат соусы кушып, барысын бергә болгатыгыз һәм ут өстенә куегыз. Кайнап чыккач, 1 сәгать пешерегез. Уттан алырга 15 минут калганда, уксус салыгыз. Стерильләштерелгән банкаларга тутырыгыз.

Баклажан икрасы

8-9 уртача баклажан, 3 баш суган, 7 татлы борыч,4 кишер, 7 помидор, 2 зур баш сарымсак.

Баклажанны, суганны озынчага яисә шакмаклап турап, үсемлек маен казанга салып парландырып пешерәбез. Бер 20 минут баклажан пешсен, әзрәк тозлап алабыз, болгатып алырга онытмыйбыз.

Аннары татлы борыч hәм кишер салабыз. Үсемлек маен әз-әзләп салырга онытмыйбыз. 20 минут шушы масса кайнасын.

Аннары шуңа помидор кушабыз. Изелгәнче 20 минут пешсен. Иң ахырдан сарымсак салабыз, 5 минут кайнап алсын.

Стерилизацияләнгән банкаларга тутырабыз, 9 процентлы аш серкәсе салабыз.

1 литрлы банкага -1-2 аш кашыгы аш серкәсе, 700 граммлы банкага — 1 аш кашыгы аш серкәсе.

Алмадан желе

Алма желесы өчен: 3,5 кг алма, 1,5 литр су, 2,4 кг шикәр комы, бөтнек (салмаска да мөмкиин).

Алмаларны юарга, дүрткә бүлеп үзәкләрен алырга һәм су салып, изелгәнче пешерергә.

Аннары марляга салырга, суы агып төшә. Марляны сыгарга кирәкми. 2 литр чамасы су чыга. Суга шикәр комының яртысын (1,2 кг) салырга һәм 20 минут сүрән утта кайнатырга. Бу массага берничә ботак бөтнек салырга мөмкин.

Аннары газны сүндерергә, бөтнекне алып ташларга һәм калган шикәр комын өстәп, яхшылап болгатырга кирәк.

Алма желесын стериль банкаларга тутырып куярга.

Интернеттан алынды.
Читайте нас: