+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 сентябрь 2019, 18:17

Туган көннәрегез белән!!!

(1287) Әтәч авылы.

Әбдерәшитова Хәбибҗамал Тимергали кызына.

Кадерле әниебезне туган көне белән котлыйбыз.

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям, дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына,

Табып була олы бәхетне.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Барлык балалары.


(1290) Динес авылы.

Әдиһәмов Рәмил Мөдәрис улына.

Газиз тормыш иптәшемне, кадерле әтиебезне, дәү әтиемне, кодабызны якты бәйрәме – туган көне белән чын күңелдән кайнар котлыйбыз.

Кадерлебез! Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын исәнлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын, ихтирамын тоеп, хәләл җефетең - әниебез белән хәерле тыныч картлыкта гомер ит!

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне.

Бәхет-шатлык, куанычлар белән

Килеп торсын алда көткәне.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың Альбина, Регина, киявең Булат, оныгың Тимур, кода-кодагыең.



Югары Явыш авылы.

Якупова Рәсимә Тимерказык кызына.

Сөекле кызым! Кадерле апабыз! Гомереңнең гүзәл бәйрәме белән ихлас котлыйбыз. Яңадан-яңа куанычлар өстәлеп, һәр көнең сөенечләр белән тулып торсын. Саулыкның ныклысын, бәхетнең нурлысын, гомернең озынын, көннәрнең чуагын, шатлыкларның мөлдерәмә тулысын телибез.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә бүген бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын килә әйтәсе.

Сәламәтлек ташламасын сине,

Һәр туган көн үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге,

Юлдаш булсын сиңа тормышта.

Котлау белән әниең, энеләрең, киленнәрең, сеңелең, киявең, аларның балалары.

Яңа Явыш, Бакалы.
Читайте нас: