+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 сентябрь 2019, 12:15

Башкортстан милли проектларны тормышка ашыру буенча лидерлар исәбенә керергә мөмкин

Русиянең икътисади үсеш министрлыгы Башкортстан Республикасының берничә милли проект буенча лидерлыкка мөмкинлекләре зур булуын билгели.

Русиянең икътисади үсеш министрлыгы Башкортстан Республикасының берничә милли проект буенча лидерлыкка мөмкинлекләре зур булуын билгели.

Уфада ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең кече һәм урта бизнесларының бишенче форумы үтте. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, аның барышында милли проектларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген бәяләү белән шөгыльләнүче махсус эш төркеме составына кергән Русия икътисади үсеш министры урынбасары Вадим Живулин (цитата):

-Әле без милли проектларны тормышка ашыру барышы турында саннар җыябыз. Башкортстанның берничә милли проектны тормышка ашыру буенча лидер була алу мөмкинлегендә инанганбыз. Әле Уфада кече һәм урта эшкуарлык үсеше буенча фикер алышуыбыз республика хөкүмәтендә нәкъ шушы мәсьәләгә җитди игътибар бүлүләрен раслый. Форумның күләме, катнашучылар саны, Башкортстан эшкуарларга тәкъдим иткән үсеш институтлары идеяләренең зур саны – болар барсы да төбәктә бу тематикага бик җитди, игътибарлы карашта булулары турында сөйли, - диде.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Источник новости: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: