+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 сентябрь 2019, 11:09

Кәбестә тозлау серләре

Кәбестәне тозлау өчен соң өлгерүче сортлар кулай. Чөнки алар бик тыгыз һәм каты була. Шулай ук тагы берничә сере бар.
Кәбестәгә һәрвакыт диярлек кишер өстиләр. Никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак. Чөнки кишер кәбестәнең кетердәвеклеген арттыра, хуш ис бирә. Шулай ук хуш исле түгәрәк кара борыч, ак әнис, укроп орлыклары, канәфер, кузаклы әче борыч салалар. Кайбер хуҗабикәләр кәбестәгә мүк, нарат җиләкләре, алма, слива да куша. Кайвакыт чөгендер салалар: бу яшелчә кәбестәгә кызгылт төс бирү белән беррәттән, үзенчәлекле тәм дә өсти.Кәбестә тозлау серләре
• Угычтан уылган кишер кәбестәгә алсу төс кертә, кишерне юка гына итеп тураганда исә кәбестә ак төсен югалтмыйча кала.
• Бактерияләрдән саклау өчен кәбестә тозлауда кулланыла торган савыт эченә юка гына итеп бал катламы сыларга була.
• Кетердәп торсын өчен кәбестәгә бераз гына керән тамыры өстиләр.
Интернеттан.
Читайте нас: