-13 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 сентябрь 2019, 11:18

Коръән ашына торт алырга ярыймы?

Азык-төлекне кибеттән бер-ике атнага җитәрлек итеп алып куябыз. Шөкер, ризыкка кытлык юк хәзер, ни телисең шул бар. Тик азык белән азык аерыла. Карап алмасаң, спирт һәм башка өстәмәләр кушылган, хәләл булмаган ашамлыклар да кәрҗинеңә эләгергә мөмкин. Төргәктәне вак хәрефләр белән язылган язуларны күреп тә бетермисең. Кайчакта нәрсә ярый да нәрсә ярамый, дип аптырап та калабыз. Шул уңайдан кайбер сорауларга Татарстан Диния нәзарәтенең Хәләл стандарт комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншиннан ачыклык керттек.

Ирек хәзрәт, хәтта кайбер баллы–татлы шоколадка да спирт кушалар, димәк, шоколад – шәригать буенча, тыелган ризыкмы?

– Без хәзер шундый заманда яшибез: сатуда азык-төлек бик күп, ләкин шуннан үзеңә яраклысын сайлап алырга кирәк. Бик матур төргәктә чыгарылган ашамлыкны да өйрәнмичә ярамый. Ул безнең сәламәтлеккә зыян да, файда да китерергә мөмкин. Ризык составында хәмер бар икән, тыелган ризык санала. Әйтик, кеше Коръән ашы уздырырга ниятләгән ди. Табынга куяр өчен бик күп әйберләр җыя. Итне авылдан алып киләләр ди. Ул чагында да, кем чалды, дип кызыксыну мәслихәт, чөнки аны Гали Вәли улы да, Николай Петрович та чала ала. Йә, аерма бармы? Әбиләр конфет ярата дип, кибеттән конфет алганда да нәрсәдән эшләнгәнен карарга, анда язылганнарны күз күреп бетермәсә, сатучыдан белешергә мөмкин. Конфетта ром, коньяк кушылган икән, өйгә кунаклар чакырып, күп акча чыгарып, Коръән укытуның мәгънәсе булмый.

Коръән ашына торт алу гадәте бар. Анда да еш кына спирт яки коньяк кушалар. Димәк, үзең дә сизмәстән, кунакларны хәрәм ризык белән сыйлап җибәрәсең.

– Биргәннәр икән, ашагыз, нәрсәдән эшләнгәнен карап тормагыз, дип әйтү – халкыбызга хас нәрсә. Кайчакта мәдрәсә тәмамлаган әби-бабайлар да, ярар инде, торт кына ич, дуңгыз китереп куймаганнар, ризыктан олы булмагыз, дип кешене ашарга үгетли башлый. Гөнаһы безгә түгел, аны эшләүчеләргә һәм сатучыларга булыр, диләр. Андый чакта бер чагыштыру китерәм: заправкада машинага бензин салдырырга керәсең ди, ә мин аның урынына солярка агызсам, гөнаһы кемгә була? Әлбәттә, миңа, ягъни белә торып зыянлы гамәл кылучыга. Ярар инде, хәләлме, хәраммы, гөнаһы эшләүчегә булыр, дип әйтү – үзеңне акларга тырышу ул. Әйе, гөнаһы аларга төшәр, ләкин синең догаң да кабул булмас.

– Валокордин, корвалол ише даруларның күпчелек өлеше спирттан тора. Димәк, шәригать буенча, аларны да эчәргә ярамый?

– Спирттан тыш, кайбер препаратларга дуңгыз компоненты да кушыла. Мәсәлән, ашказаны авыртканда эчә торган мезим даруында да бар ул компонент. Дарулар буенча сүз әйткәндә, шундый фикергә таянабыз: әгәр ул даруларны башкага алмаштыру мөмкинлеге булса, шунысын сайларга кирәк. Алыштырып булмаса, дарудан тыелыгыз, дип үгетли алмыйбыз. Мәсәлән, кеше биш вакыт намаз укый, мәчеткә йөри, ә шул ук вакытта шикәр чире белән авырганлыктан, инсулин кадый. Кадамаса, сәламәтлеге, гомеренә куркыныч яный. Шулай булгач, ничек итеп аңа, инсулиннан баш тарт, дип әйтә алыйк.

– Җәйге чорда байтак кеше дару үләннәре җыеп, аракы яки спиртта төнәтеп, кышка җыеп куя. Шуларны авырткан буыннарга сөртәләр, муенга компресс ясыйлар… Намаз укыган кешегә ул процедуралар рөхсәт ителәме?

– Спиртлы, аракылы төнәтмәләрне эчәргә ярамый, ә тәнгә сөртү тыелмый. Аларны күпме кирәк, шулкадәр файдаланырга була. Әйтик, прививка ясар алдыннан ул урынны башта яхшылап спирт белән ышкыйлар, энә белән сыекча керткәч, кан акмасын, тәнгә зарарлы нәрсәләр эләкмәсен дип, кабат спиртлы салфетка белән ышкыйлар. Моның бернинди зыяны юк.

– Хәмер эчкән кешенең кырык көн дәвамында намазы, догасы кабул булмый, диләр.

– Хәмергә генә бәйле түгел ул. Гомумән, авызга белә торып хәрам әйбер капмавың турында сүз бара. Намаз укыйсың, ураза тотасың, сәдака бирәсең, ләкин шуңа карамастан, белә торып хәрам ризык ашасаң, кырык көн догаң кабул булмый.

– Кайбер кеше, хәмерне аз гына эчүнең сәламәтлеккә файдасы бар, дигән фикердә…

– Исерткеч эчемлекләр эчү Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелган. Коръәндә хәмергә кагылышлы берничә аять китерелә. Беренче аять тә, хәмер эчсәгез, акылыгызны югалтырсыз, диелгән. Икенче аятькә, сәламәтлегегезне юкка чыгара, гомерегезне кыскарта, дигән мәгънә салган. Өченче аятьтә исерткеч эчемлек эчүне катгый рәвештә тыя. Пәйгамбәребез хәдисләрендә: “Исерткеч эчемлекләр – бөтен явызлыкның анасыдыр. Кешене исертә торган һәрнәрсә – хәрамдыр”, – дип әйтә. – Казанда узган Ворлдскиллс чемпионаты вакытында хәләл ризыклар да тәкъдим ителгән. Хәләлне сайлаучылар күп булдымы? – Анда Азия, Европа ашлары кухнялары да оештырылды. Хәләл ризыкка күбрәк мөселман илләреннән килүчеләр өстенлек бирде, әмма башка диндәгеләр арасында да хәләл кухняны сайлаучылар күп булды. Шулардан Россия, Кытай һәм башка ил вәкилләрен әйтеп китә алам. – Башкалада тиз генә ашап чыгу урыннары күп. Алардагы ризыкның барысы да хәләлме? Хәләл сертификаты биргәндә нәрсәләргә игътибар итәсез? – Хәләлме, хәраммы икәнен әйтү өчен башта әйбәтләп тикшерергә кирәк. Хәләл сертификаты биргәндә, иң беренче ризыкның нинди чималдан әзерләнүен карыйбыз. Аның белән кем тәэмин итә, ризык әзерләгәндә тагын нәрсәләр кушыла? Боларны белү мөһим. Тагын бер таләп: хәләл ашау әзерләгән кухняда хәләл булмаган ашамлык әзерләнмәскә, гомумән, булмаска, сыра һәм шуның ише исерткеч эчемлекләр сатылмаска, кальян, тәмәке тарту тыелырга тиеш. Ул таләпләргә туры килмәгән җәмәгать туклану оешмасына хәләл сертификаты бирелми.

Фәния АРСЛАНОВА.

Ватаным Татарстан
Читайте нас в