+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 сентябрь 2019, 13:58

Сарымсакны көзгә кадәр утыртыгыз

Сарымсакны, гадәттә, октябрьдә, ягъни, беренче салкыннарга кадәр утырталар. Сарымсак утыртканнан соң беренче салкыннарга кадәр 30-45 көн калырга тиеш. Безнең климатны искә алсак, нәкъ ноябрь башларында җир туңа да инде.
Сарымсакны берьеллык яшелчәләр үскән түтәлгә утыртыгыз. Җәен кыяр, борыч, баклажан, ташкабак үскән урыннар иң яхшысы булыр. Шул ук вакытта, тамыразыклар (бәрәңге, суган, сарымсак, шулай ук помидор) үскән җир моңа килешмәс.
Сарымсакны утыртыр алдыннан гына тешләргә бүлегез. Тешләре эре булса - киләсе елга да эре сарымсак алырсыз.
Түтәлдә сарымсакларны 10-15 сантиметр ара белән утыртыгыз. Ә тирәнлеге - 6-8 сантиметр булырга тиеш.
Көзге яңгырларда утыртылган сарымсак черемәсен дисәгез, чокырларга 1 чәй калагы ком салыгыз.
Кызыл таң.
Читайте нас: