+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 октябрь 2019, 11:52

Башкортстанда 11,7 мең фатирны шәхси җылытуга күчерәчәкләр

Башкортстан башлыгы Указы белән 2020-2024 елларда шәхси җылытуга 11,7 мең фатирны күчерәчәкләр.

Башкортстан башлыгы Указы белән 2020-2024 елларда шәхси җылытуга 11,7 мең фатирны күчерәчәкләр. Бу турыда вице-премьер – Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Борис Беляев хәбәр итте.

Аларны тәэмин итү өчен 69 блоклы җылыту казанлыгы урнаштырылачак. “Программаны тормышка ашыру үзәкләштерелгән җылытудан котылырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп иске җылыту трассаларыннан да котылачакбыз. Әле алар 70 процентны тәшкил итә һәм нәкъ шәхси йортларга кагыла. Кешеләр йортларында җылылыкны гарантияле алырга тиеш”, - диде ул. Биш ел эчендә иске җылыту челтәрләренең 50 процентыннан котылырга кирәк булачак.

Республиканың коммуналь хуҗалыгындагы икенче мөһим мәсьәлә – 19 муниципалитет территориясендә 29 эчәр су белән тәэмин итү объектын төзү яки модернизацияләү. Тәүге объектларны проектлау тәмамланып килә. Гомум алганда, төбәктә “Таза су” милли проектын тормышка ашыруга федераль бюджет 4,1 млрд сумнан артык акча бүлә.

“Без югары планнар корганда – мәдәният, спорт сарайлары төзегәндә, баксаң, кайсыбер кешеләрнең сыйфатлы эчәр сулары да юк икән. Безнең өчен бу иң зур проблема булырга тиеш. Су – иң мөһим әйбер. Ул булмаган җирләргә барлык көчләрне ташларга кирәк, аннан соң инде башка мәсьәләләр белән шөгыльләнергә”, - дигән иде элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: bashinform.ru
Читайте нас: