+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 октябрь 2019, 16:35

БСТ “Беренче республиканы” күрсәтәчәк!

БСТ телеканалы “Беренче республика” фильмын күрсәтәчәк. Ул Башкортстанның 100 еллыгына багышланган.

БСТ телеканалы “Беренче республика” фильмын күрсәтәчәк. Ул Башкортстанның 100 еллыгына багышланган.Сентябрьдә Булат Йосыповның кинокартинасы SKEY-CINEMA Халыкара кинофестивалендә җиңү яулады. Жюриның бердәм карары буенча “Беренче республика” “Иң яхшы тулы метражлы фильм” тип табылды. Һәдия Дәүләтшина роле өчен М. Кәрим исемендәге Милли Яшьләр театры актрисасы Лилия Искужина “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” җиңүчесе дипломы белән бүләкләнде.Премьера 2019 елның 16 мартында булган иде. Киноны шәһәрнең тарихи үзәгендә: Совет мәйданында, опера театрында, шулай ук филармония бинасында төшерделәр. Кинокартинаның премьерасы Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә – Төркиядә, АКШта һәм Казахстанда булды. Шулай ук фильмны Швейцариядә күрсәтү дә планлаштырыла.Картинаның сюжеты Башкортстанның Совет Русиясе составындагы тәүге еллары турында сөйли. Ул чакта республика чәчәк аткан, мәдәният һәм фән үсешкән. Тик Кировны үтерүдән соң республикада партия тазартулары һәм күләмле репрессияләр башлана.“Беренче республика” фильмын 11 октябрьдә кичке сәгать җидедә БСТ телеканалында карагыз.
Читайте нас: