+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 октябрь 2019, 10:48

Рестораннар һәм зур булмаган кибетләр льготалы кредит алырга мөмкин

“Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында субсидияланган кредитларны потенциаль алучыларның исемлеге киңәйтелде.

РФ Хөкүмәте эшкуарлар 8,5 проценттан артмаган ставка буенча дәүләт тарафыннан субсидияләнгән кредитлар алуга хокук биргән кайсыбер эшмәкәрлек төрләре исемлеген киңәйтте. Бу турыда БР Хөкүмәтенең мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.

Исемлеккә:

-аерымлап сату тармагындагы эшмәкәрлек (микропредприятиеләр өчен);

-шәхси күчемсез милекне (җир участокларыннан, күпфатирлы йортлардан, торак йортлардан, фатирлардан яки башка торак биналардан тыш) һәм шәхси күчмә милекне арендага бирү керә.

Моннан тыш, рестораннарга льготалы кредит алуга куелган чикләү дә бетерелде.

Инвестицион максатларга кредитның максималь күләме 2 млрд сумга кадәр арттырылды. Кече һәм урта предприятиеләр белән кредит килешүләре буенча банкларның субсидияләү ставкалары 3,5 процентка артты. Әгәр дә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру төбәк программасында катнашсалар, урта предприятеләр белән килешүләр өчен дә шундый ук ставка каралган. Калган очракларда ул 3 процент тәшкил итәчәк. Яңалыклар “Кече һәм урта эшкуарлык һәм 2019-2024 елларда шәхси эшкуарлык инициативасына булышлык” милли проектын тулы кимәлдә тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның майдагы указына ярашлы 2024 елга илебездә эшкуарлар саны 25 млн кешегә кадәр артырга тиеш.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональтныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин
Яңалык һәм фото чыганагы: https://panoramarb.ru/
Читайте нас: