+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 октябрь 2019, 10:38

Башкортстанның ике зур музеенда мультимедиа-гид барлыкка киләчәк

“Санлы мәдәният” милли проекты кысаларында илебез музейларында мультимедиа-гидлар булдыру буенча бөтенрусия конкурс сайлап алуы үтте.

“Санлы мәдәният” милли проекты кысаларында илебез музейларында мультимедиа-гидлар булдыру буенча бөтенрусия конкурс сайлап алуы үтте. Җиңүчеләр исемлегенә Башкортстанның ике музее да – Хәрби Дан республика музее һәм М.В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт художество музее керде.

Мультимедиа-гид “Артефакт” санлы платформасы нигезендә булдырыла. Хәрби Дан музеенда ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Башкортстан” экспозициясен караучылар өчен өстәмә мәгълүмат чыганагы булып торачак. Шул ук вакытта экскурсоводның озатуы кирәкмәскә дә мөмкин. Программа бик гади эшли: музейга килүче программа яздырып ала, соңыннан телефон камерасын экспонатка юнәлтә һәм телефоны экранында барлык кирәкле мәгълүматны укый. Моннан тыш, радиогид хезмәте белән дә файдаланырга мөмкин. Рус һәм инглиз телләрендәге язмаларны тыңларга була.

Художество музеенда “М.В. Нестеров һәм XIX-XX гасырлардагы рус сәнгате” экспозициясе буенча мультимедиа-гид булачак. Хәтерегезгә төшерәбез, бу музейда М.В. Нестеров һәм Д.Д. Бурлюк картиналарының иң зур коллекциясе саклана. Экспозициядә шул дәвернең иң яхшы эшләре күрсәтелгән. Яңа программа аркасында музейга килүчеләр картиналар турында тулырак мәгълүмат ала алачак.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: