Ишембай районының һәм Сибай шәһәренең Балалар сәнгать мәктәпләре 2020елда Русия Федерациясе шәһәрләрендә виртуаль концерт заллары булдыруга конкурс сайлап алуы җиңүчеләре исәбенә керде. Сайлап алу илнең 68 төбәге арасында үткәрелде. Башкортстаннан анда биш учреждение катнашты һәм шуларның икесе җиңү яулады. Хәзер республика шушы белем бирү учреждениеләрендә виртуаль концерт залларын җиһазлауга ике миллион сум акча алачак.