+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 октябрь 2019, 14:09

Радий Хәбиров “Валдай” Халыкара дискуссия клубында чыгыш ясады

1 октябрьдә Сочида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Валдай” Халыкара дискуссия клубының XVI ел саен үткәрелүче утырышы кысаларында үткәрелгән “Русия һәм ислам дөньясы: ике якның да роле һәм бер-берсенә йогынты ясавы” махсус сессиясендә катнашты.

1 октябрьдә Сочида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Валдай” Халыкара дискуссия клубының XVI ел саен үткәрелүче утырышы кысаларында үткәрелгән “Русия һәм ислам дөньясы: ике якның да роле һәм бер-берсенә йогынты ясавы” махсус сессиясендә катнашты. Аның чыгышы республика территориясендә төрле халыклар һәм диннәрнең күршелек традицияләренә багышланган иде.

“Башкортстан Республикасының заманча дөньяда төрле милләтләрнең һәм конфессияләрнең дус-тату яши алуларының уникаль үрнәге булуын расларга тырышачакмын”, - диде төбәк җитәкчесе. Ул Башкортстанда яшәүче 4 млн халыкның якынча 67 проценты мөселман булуын билгеләде. 36 процентка якыны – руслар, 30 проценты – башкортлар, 24 проценты – татарлар. Республика территориясендә тагы да йөз меңнән артык башка эре этнослар, милләтләр вәкилләре, аерып алганда, чувашлар, марилар яши.

Төбәк җитәкчесе башкорт исламының тирәнлеге, үз-үзен саклавы белән аерылып торуын да билгеләде.
Яңалык һәм фото чыганагы: https://glavarb.ru/rus/
Читайте нас: