+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 октябрь 2019, 18:40

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшләштеләр

Уфада Русия Федерациясенең Торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләре буенча Киңәйтелгән стратегик сессия уза.

Уфада Русия Федерациясенең Торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләре буенча Киңәйтелгән стратегик сессия уза.

Сессияне Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау төбәк операторлары ассоциациясе булышлыгында Русия Федерациясенең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы үткәрә.

Аның эшендә Русия Федерациясенең барлык төбәкләре вәкилләре дә: башкарма власть органнары, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча төбәк операторлары, дәүләт торак күзәтчелеге органнары катнаша.

Сессия кысаларында күпфатирлы йортларда гомум милекнең капиталь ремонтын үткәрүне тәэмин итүгә юнәлтелгән эшмәкәрлекне башкаручы коммерция булмаган махсуслаштырылган оешмалар съезды; Русия Федерациясе субъектларының дәүләт торак күзәтчелеге органнары җитәкчеләре киңәшмәсе; Русия Федерациясенең 2035 елга кадәр торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү Стратегиясенең өстенлекле юнәлешләре һәм “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә; “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Идел буе федераль округы субъектларының вазыйфалы затларының киңәшмәсе; күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау өчен җиһазлар һәм материаллар җитештерүчеләре күргәзмәсе уза.

Стратегик сессия форматында бу чара Русия Федерациясендә беренче тапкыр үткәрелә.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: